Китап паровозының сәяхәте (6+)
30
Март 2022
Чәршәмбе
Һәр елдагыча язгы каникуллар вакытында китапханәләр атна буена китап һәм укучылар белән бәйле бәйрәм үзәкләренә әйләнә. Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, 24 нче санлы китапханәдә узган «Китап паровозының сәяхәте» дигән экскурсияләрдә мәктәп укучылары катнашты. Безнең паровоз «Уенчык китаплар, нәни китаплар», «Нәни кызыксынучылар өчен китаплар», «Хайваннар турында китаплар», «Журналлар» станцияләрендә тукталыш ясады. Балалар табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде, балалар өчен кызыклы китаплар һәм журналлар белән танышты.
|